Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әтисе исерек иде": Быел укырга кергән нәни малай һәлак булган

"Әтисе исерек иде": Быел укырга кергән нәни малай һәлак булган

news_top_970_100
"Әтисе исерек иде": Быел укырга кергән нәни малай һәлак булган
Башкортстанда 8 сентябрьдә юл һәлакәтендә 7 яшьлек малай үлгән. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәтенә сылтама белән bash.news хәбәр итте.

Кичке якта Уфа шәһәрендә җиңел машина агачка барып бәрелә. Благовар урамында зур тизлектә килеп, авариягә очраган машинаны күреп торган шаһитлар шунда ук полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

Машинада 7 яшьлек малай һәм аның әтисе була. Табиблар килгәндә бала үлгән инде. Сабый иминлек каешы белән дә эләктерелмәгән. Шуңа күрә аның бик күп урыны имгәнгән. Мәрхүм бала быел беренче сыйныфка укырга кергән булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ВАЗ-2113 машинасы белән 45 яшьлек ир-ат идарә итүен, аның Уфа шәһәрендә яшәүче булуын хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, баласы үлеменә китергә авария вакытында бу ир-ат исерек булган.

"Баланың 45 яшьлек атасы исерек иде, ләкин ул медицина тикшеренүеннән баш тартты. Тикшерү бара", диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100