Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әтисе белән әнисе әбисен үтергән": Үсмер кыз коточкыч җинаятьне күреп торган

"Әтисе белән әнисе әбисен үтергән": Үсмер кыз коточкыч җинаятьне күреп торган

news_top_970_100
"Әтисе белән әнисе әбисен үтергән": Үсмер кыз коточкыч җинаятьне күреп торган
Мәскәү өлкәсенең Воскресенский районының Михалево авылында 2009 елның апрелендә 53 яшьлек хатынны буып үтерәләр. 16 яшьлек кыз бала әбисен үтергәнне күреп тора. Аның әнисе үзенең әнисен - кызның әбисен буып үтерә. Башта алар аналы-кызлы талашалар, шуннан соң үсмер бала каршында җинаять кылына. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

"Кухняга хатыным атылып чыкты. "Мин аны үтердем", ди. Буып үтергән. Мин әбине тыңлап карадым, көзге куеп карадым - сулыш алмый иде, йөрәге туктаган", - дип сөйли гаилә башлыгы.

Гаилә башлыгы моңарчы хөкем ителгән кеше була. Ул бу җинаять өчен дә җавап бирергә кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа күрә ир белән хатын мәетне яшерергә карар кыла. Әбинең мәетен ишегалдына алып чыгалар, такталар белән уратып алалар һәм бензин сибеп ут төртәләр. Әбинең җәсәден зиратка илтәләр һәм җиргә күмеп куялар.

 

Бер айдан соң ир белән хатын, елап-елап полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар әбине югалды дип хәбәр итәләр. Имеш, әби Мәскәүгә дусты янына киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Шуннан соң 10 ел дәвамында әби югалган кеше буларак хисапта тора. Ләкин эзләү дәвам итә. Оперативниклар мәрхүмәнең оныгын таба. Онык исә әбисен үтергәнне күреп торганын сөйләп бирә. 

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте 1976 һәм 1974 елда туган ир-ат белән хатын-кызны тоткарлару турында хәбәр итте. Үз анасын үтергән хатын гаебен кире кага. Аның ире барысын да сөйләп бирә, мәетне җирләгән урынны да күрсәтә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100