Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үтергеч массаж": Косметолог бүлмәсендә үлгән яшь кыз мәетендә укол эзләре табылган

"Үтергеч массаж": Косметолог бүлмәсендә үлгән яшь кыз мәетендә укол эзләре табылган

news_top_970_100
"Үтергеч массаж": Косметолог бүлмәсендә үлгән яшь кыз мәетендә укол эзләре табылган
Мәскәүдәге бер банкта эшләүче 29 яшьлек Элина быел июльдә массаж бүлмәсендә үлгән. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.

Косметолог янына килгән кыз битенә массаж, маска һәм пилинг ясатырга җыена. Ләкин биредә аның хәле китә. Кызны көзән җыера башлый, авызыннан күбек китә.

Косметологтан хокук саклау хезмәткәрләре сорау ала. Аның сүзләренчә, кызда нерв треморы була, аның күзләренең карасы зурая. Ул мәрхүмә кыз ниндидер препаратлар кулланган дип әйтмәкче була. Имеш, шуңа күрә лимфодренаж массажы ясаганда кызның хәле китә.

Мәетне тикшергәч, аның битендә укол кадаган урыннар табыла. Алар медицина энәсе белән кадаганга охшаган була. Косметолог моңа да җавап таба. Имеш, ала шәфкать туташы белән Еленаны аңына китерергә тырыша, шул вакытта аңа реанимация препаратлары кадыйлар.

Косметолог арендага алынган кабинетта эшли һәм шәхси практика алып бара.

Еленаның дус кызлары полициягә үз версиясен сөйли. Аларның сүзләренчә, Елена тышкы кыяфәтен бик ныклап тәрбияли, гел яхшырырга тырыша. Елена иреннәрен ясаткан, битенә ботокс керткән. 

"Тикшерү органнары косметология хезмәтләре күрсәтүче 35 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерә. Табиб кызга дару кадаган, шуннан соң кызда анафилактик шок булган. Кыз түләүле медицина үзәгендәге кабинетта вафат булган", - дип сөйләгән Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Юлия Иванова "Вести" каналына.  


Соңрак хокук саклаучылар ачыклаганча, Елена бу көнне косметолог янына массажга килмәгән. Табиб сүзләре дөреслеккә туры килми. Елена корсагына һәм арткы ягына липоксация ясатырга теләгән. Экспертлар ачыклаганча, мәрхүмә хатынга авыртуны баса торган дару кадаганнар. Нәкъ менә шуның аркасында Еленада анафилактик шок була, аның сулышы кысыла, шуннан соң хатын вафат була.

35 яшьлек косметолог хатынга карата җинаять эше ачыла. Ул тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч тудыра торган хезмәтләр күрсәткән дип шикләнәләр. Хәзер аңа чыгып китмәү турында имза куйдырганнар.

Табиб исә үзен гаепсез дип саный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100