Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмерне үтергәннәр

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмерне үтергәннәр

news_top_970_100
Татарстанда 16 яшьлек яшүсмерне үтергәннәр

Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер малайны үтергәннәр. Ул дустының әнисен якламакчы булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

15 мартта Бөгелмә үзәк хастаханәсенә 16 яшьлек ике малайны китерәләр. Алар пычак белән яраланган була. Малайларның берсе хастаханәдә җан бирә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, мәрхүм үсмер дустының өенә килә. Малайлар икесе бер бүлмәдә була. Күрше бүлмәдә хуҗа малайның әнисе һәм аның иптәше табын корып утыра. Бер мизгелдә ир белән хатын сугыша башлый. Ир-ат хатын-кызны кыйный. Яшүсмерләр әни кешене якларга килеп җитә. Ләкин ир-ат пычак ала һәм ике малайны да яралый.

Яшүсмерләрне хастаханәгә китерәләр. 51 яшьлек ир-атны кулга алалар. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100