Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия актрисасын Нью-Йоркта бала урлауда гаеплиләр

Актриса гаиләсендә җәнҗал чыккан булуы ихтимал.

news_top_970_100
Россия актрисасын Нью-Йоркта бала урлауда гаеплиләр

Россиядә танылган актриса Ирина Усокны Нью-Йорк аэропортында тоткарлаганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ирина Усок изоляторда утыра һәм суд көтә дигән хәбәрләр таралды.

«Звезда» каналы мәгълүматы буенча, 42 яшьлек актрисаны бала урлауда гаепләп тоткарлаганнар.

Актрисаның хезмәттәше Денис Муляр журналистларга сөйләгәнчә, ул әле күптән түгел генә бала тапкан. Иринаның ире «американец булган бугай». Ирина моңа кадәр дә баласы белән АКШка бара, тик ул чакта барысы да яхшы була. Хәзер ир белән хатын арасында нидер булган, дип фаразлаган ул. 

Соңрак «Содружество актеров Таганки» оешмасының матбугат хезмәте аңлатма биргән. Ирина шушы театрда эшли. Аны тоткарлау гаилә хәлләре белән бәйле. «Криминал юк», дип әйткәннәр оешмада.

«Бу аның шәхси эше. Аның баласы — Америка гражданины», — дип әйткәннәр театрда ТАСС агентлыгына. Театр Иринага ярдәм итәргә тырышачак.

  • Ирина Усок «Даша Васильева — любительница частного сыска», «Мама, не горюй», «Марш Турецкого», «Русские в городе ангелов», «Семейные тайны», «Братья Карамазовы» кебек фильмнардагы рольләре белән танылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100