Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең халык артисты Сергей Захаров вафат

Сергей Захаровка 68 яшь иде.

news_top_970_100
Россиянең халык артисты Сергей Захаров вафат
Россиянең халык артисты Сергей Захаров бүген Мәскәүдә 69нчы яшендә вафат булган. Әлеге кайгылы хәбәрне РБК язды.  

Сергей Захаров 1950 елда Украинаның Николаев шәһәрендә туа. 1975 елда Леонид Квинихидзе куйган "Небесные ласточки" фильмында төшә. Алар бу кинода Людмила Гурченко, Андрей Миронов һәм Александр Ширвиндт белән бергә уйный. 1986 елда "Россия" концертлар залында беренче тамашасын куя. Бөтен дөнья буйлап 43 илдә гастрольләр белән була. 1996 елда аңа Россиянең халык артисты исемен бирәләр. 


Соңгы елларда Сергей Захаров Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эшли һәм яши. Ул "Очи чёрные", "Три белых коня" җырлары, Мистер Икс, Дон Жуан, Дон Кихот рольләре белән халыкка танылган.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100