Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Һәр миллиметр өчен көрәштек": Апасы кыйнап имгәткән баланың уң кулын кисәргә туры килгән

"Һәр миллиметр өчен көрәштек": Апасы кыйнап имгәткән баланың уң кулын кисәргә туры килгән

news_top_970_100
"Һәр миллиметр өчен көрәштек": Апасы кыйнап имгәткән баланың уң кулын кисәргә туры килгән
Ингушетиядә туганы кыйнаганнан соң, имгәнгән Айшә исемле 7 яшьлек кыз баланың кулын өлешчә ампутацияләгәннәр. Бу турыда Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиясе буенча фәнни-тикшеренү институты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

"Бүген кыз баланың уң кулын хирургия ысулы белән дәвалауның беренче этабы булды. Кулның үле өлешен, шул исәптән кул чугын кисеп алдык. Операция көтелгән тәртиптә барды. Дәвалау дәвам итә", диелә бу хәбәрдә.

Фәнни-тикшеренү институты директоры Валерий Митиш сөйләгәнчә, табиблар баланың терсәк буынын саклап калырга тырыша. 

Институт президенты Леонид Рошаль сүзләренчә, сул кулны ампутацияләү куркынычы юк, баланың арткы ягындагы пешкән урыннарында яралар төзәлгән. "Без зур юл уздык. Без һәр сантиметр, һәр миллиметр өчен көрәштек", - ди Леонид Рошаль.

4 июльдә Назрань шәһәрендәге балалар хастаханәсенә 7 яшьлек кыз баланы китерәләр. Аның имгәнгән урыннары күп була: тәнендә карарлык урын булмый - күпсанлы җәрәхәтләр, шул исәптән пешкән җәрәхәтләр, кара янган урыннар, куллары киселеп беткән була.

Җинаять эше ачыла. Баланы Мәскәүгә күчерәләр һәм балалар хирургиясе һәм травматологиясе буенча фәнни-тикшеренү институты хастаханәсенә салалар. 



Айшәне җәрәхәтләүдә кызның әтисенең Сунжа шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек апасы шикләнелә. Ингушетиядә Магасс район суды имгәнгән баланың апасын 6 июльдә кулга ала. Ул ике айга сак астында калдырыла. Бу хатынны баланы җәзалауда гаеплиләр. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, имгәнгән кыз апасы гаиләсендә яши. Баланың бу гаиләдә яшәве рәсмиләштерелмәгән, опека билгеләнмәгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100