Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үпкәләрем яна диде һәм аңын югалтты": Россия кешесе Төркиядә ял иткәндә комага киткән

"Үпкәләрем яна диде һәм аңын югалтты": Россия кешесе Төркиядә ял иткәндә комага киткән

news_top_970_100
"Үпкәләрем яна диде һәм аңын югалтты": Россия кешесе Төркиядә ял иткәндә комага киткән
Елена һәм Владислав Шергиннар - Новокузнецк шәһәрендә яшәүче гади кешеләр. Сентябрьдә ир белән хатын Төркиягә ялга бара. Гадәти путевка алалар, анда страховка да була. Ләкин Владислав кисәк кенә комага китә һәм аны өйгә алып кайту өчен зур акчалар кирәк була. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

"Без пиратлар корабында экскурсиягә бардык. Башта бар да яхшы иде. Тыныч урында тукталдык, капитан суда йөзеп алырга тәкъдим итте", - дип сөйли Елена.

Шуннан соң беркайчан да җитди авырмаган Владиславның йөрәге авырта башлый, сулыш алу кыенлаша. Су коенганнан соң берничә минуттан ир корабка кайта, баскычка кулы белән тотына, "үпкәләрем яна" дип әйтеп өлгерә һәм аңын югалта.

Корабта аптечка булмый, портка кайткан вакытта Владиславка турист хатыннар ярдәм итә. Портта исә ашыгыч ярдәм көтеп тора. Владиславны хастаханәгә алып барган вакытта тагын йөрәге туктап ала. 21 сентябрьдән бирле ул комада ята.

Елена Шергина кыен хәлдә кала. Хатынга һәрчакта да терәк булган иренең хәзер үзенә ярдәм кирәк. Гадәти рейс белән туган илгә кайтып булмый - Владиславның хәле бик катлаулы дип бәяләнә. Шулай итеп Шергиннар гаиләсенә матди ярдәм таләп ителә. 

Елена сүзләренчә, төрек табиблары диагноз куярга да, авыруны Россиягә озатырга да, аның белән маташырга да ашыкмый. 

"Россия кешеләре ярдәме белән генә без туган илгә кайтып җиттек. Туганнар һәм дуслардан кала, без беркемгә дә кирәк түгел икән. Төркиядән ничек кайтуыбыз турында беркем кызыксынганы да юк. Чит илдә без кайгы белән кара-каршы үзебез генә калган идек", - дип елый Елена.

Аларны түрәләр бер урыннан икенче урынга җибәргән, телефон номерлары кабат шалтыратырга ышандырып, тынып калган. Социаль челтәрләр ярдәме һәм Еленаның үҗәтлеге белән генә алар кайту өчен акча җыя алган.

Төркия ягыннан иминият компаниясе сумманың бер өлешен түләгән. Шуңа кешеләрдән җыелган акчаларны кушып, Мәскәүгә кадәр кайтып җиткәннәр.
3 октябрьдә Елена белән Владислав Мәскәү клиникасына эләккән. Шунда иргә инфаркт диагнозы куйганнар. Хәзер аның хәле стабиль, ләкин катлаулы. 

"Без авыр хәлдә калдык. Чит илгә ял итәргә җыенучыларга шуны әйтәсем килә: килешүне игътибар белән укыгыз, өстәмә страховка ясатыгыз", - ди Елена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100