Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әнисенең үлгәнен карап торасы килгән": Тугыз яшьлек малай әнисен атып үтергән

"Әнисенең үлгәнен карап торасы килгән": Тугыз яшьлек малай әнисен атып үтергән

news_top_970_100
"Әнисенең үлгәнен карап торасы килгән": Тугыз яшьлек малай әнисен атып үтергән
Американың Мичиган штатында тугыз яшьлек малай үз әнисен атып үтергән. Хатынның мәетен бала белән ана яши торган йорт идәнендә тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Хокук саклаучылар нәни малайны үз анасын үтерүдә гаепли. Моңа кадәр малай әнисен үтерү белән янаган булган. Аңа хәзер психиатрия экспертизасы ясыйлар.

Бу малай әнисенә үтерү белән янаганны күрше хатын да ишеткән булган. "Ул анасын пычак белән суеп үтерергә теләвен әйтте. Әнисенең ничек үлгәнен карап торасы килүен, әнисенең елаганын күрәсе килүен сөйләде", - ди күрше хатыны.

Җинаятьтә шикләнелүче тугыз яшьлек малайның апасы исә бу хәлгә ышанмый. Ул энесенең әниләрен яратуын әйтә. "Ул нишләгәнен дә белми. Ул хәзер ни булганын гомумән дә аңламый", - дип сөйләгән бу кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100