Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әнисе чокып чыгарган": Сабыйның бер күзе урынына ясалма күз куйганнар

"Әнисе чокып чыгарган": Сабыйның бер күзе урынына ясалма күз куйганнар

news_top_970_100
"Әнисе чокып чыгарган": Сабыйның бер күзе урынына ясалма күз куйганнар
1 ноябрьдә Мәскәүдәге Гельмгольц исемендәге күз авырулары фәнни үзәгендә дүрт айлык Никитаның (исеме үзгәртелгән) ике күзенә берничә сәгать дәвамында операция ясаганнар. Сабыйның бер күзен кисәкләрдән җыйганнар, икенчесе урынына имплант - ясалма күз куйганнар. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте. 

31 октябрьдә Никитаны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Хакасиядән Мәскәүгә китерәләр. Аны 26 октябрьдә үз анасы имгәткән. Ул ире хыянәт итә дип шашынганнан соң, үч алырга җыена. Вәхши хатын баласының күзләрен пычак белән чокып чыгара, диелә бу хәбәрдә.


"Балага операция ясадылар. Иң алдынгы технологияләр файдаланылды. Баланың бер күзен саклап кала алганнар. Аны кисәкләрдән җыеп ясаганнар", - дип сөйләгән Россия Сәламәтлек саклау министрлы Вероника Скворцованың матбугат сәркатибе Максим Радецкий.

Кызганычка каршы, баланың икенче күзен саклап кала алмаганнар. Аның урынына малайга ясалма күз - имплант куйганнар. Хәзер Никитаның хәле стабильләште, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Киләчәктә бала гадәти тормыш итә алачак. Заманча имплантларны чын күздән аерып та булмый диярлек, диелә хәбәрдә.

Хәзер балага реабилитация курсы таләп ителә. Мәскәү клиникасында ул кимендә ике атна ятачак. Сабый янында үз әнисе юк. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100