Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әни, табибларга ничек ышамыйсың инде?": Теш алдырганнан соң, 17 яшьлек егет вафат булган

"Әни, табибларга ничек ышамыйсың инде?": Теш алдырганнан соң, 17 яшьлек егет вафат булган

news_top_970_100
"Әни, табибларга ничек ышамыйсың инде?": Теш алдырганнан соң, 17 яшьлек егет вафат булган
Тувадан Мәскәүгә күченеп килеп, педагогика университетында белем алучы 17 яшьлек Денис теш алдырганнан соң вафат була. Ул математика укытучысы булырга хыялланган. Ләкин стоматологка бару аның бөтен тормышын чәлпәрәмә китергән. 

Август азагында 17 яшьлек Денисның теше сызлый башлый. 1 сентябрьгә барырга җыенганда теш сызлау бер дә җайлы вакыт булмый. Ул әнисе белән киңәшә дә, тешен дәваларга була. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

"Клиниканы интернеттан таптык. Табиб янына бергә бардык. Дениска рентген ясадылар, тешне алып ташларга кирәк диделәр. Мин гаҗәпләндем, ник дәваламыйлар икән дип уйладым. Аннары карыйм, алып аткан теш урынына җөйләр теккәннәр, янында җимерек теш, анысына пломба куйганнар. Ә бу нормаль, сәламәт теш. "Мин аңа очраклы рәвештә тиеп киттем", - ди табиб. Мин ачуландым, тешкә ник тигәннәрен беләсем килгән иде. Тик улым мине алып чыгып китте", - дип сөйли мәрхүм егетнең әнисе Анна.

Анна белән Дениска дарулар исемлеге тоттыралар, алар дәвалау өчен түли һәм чыгып китә. Төнлә егет авыртудан уянып китә, алып атылган теш урыны сызлый. Авыртуны баса торган дару эчәләр. Ике көннән егетнең яңагы шешеп чыга.

"Без тагын стоматологиягә киттек. Табиб-хирург Денисның авызында сәгать ярым актарына, теш казналыгын ача. Башта уколсыз гына эшләделәр. Улым зур булса да, елап җибәрде. Анда ни булган - табиб аңлатып тормады. "Мин чистарттым, яңа кан җибәрдем. Башка авыртмаска тиеш", - диде. Белмим инде, ни чистарткандыр", - дип уфтана Анна.

Хирург Дениска тагын бер атнадан килеп күренергә куша. Аның хәлен, тешләренең торышын күзәтеп торырга кирәк, ди. Ләкин үсмер бераздан авызын да ача алмый, яңагы тагын шешеп чыга.

"Табиб сүзләренчә, бу узарга тиеш, башка тешләрне дәваларга кирәк иде. Мин улыма башка стоматологка барырга тәкъдим иттем. "Әни, табибларга ничек ышанмыйсың инде? Табиблар - белгеч. Аларга ышанмасаң ничек яшәргә кирәк?", - диде улым", - дип сөйли Анна.

Бер көнне Денисның борыныннан кан китә, ашыгыч ярдәм чакыралар. Аны Сперанский исемендәге хастаханәгә алып китәләр. Егеттә геморрагик шок була, гемоглобины төшә. Табиблар теш казналыгы астында абсцесс булуын ачыклый.

"Мин аны хастаханәдә танымадым инде. Санаулы сәгатьләр эчендә балам бөтенләй үзгәрде. Бу вакытта ул дарулар эчә иде. Үлгәннән соң, аның рюкзагын караган идем, анда градусник, дарулар бар иде", - дип сөйли Анна.

"Без мәетне өйгә алып кайтып барганда, Денисның телефоны шалтырады. Балага стоматология шалтырата, аны теш дәваларга чакыралар. Аның үлеме турында белеп алгач ук, миңа башка шалтыратмадылар. Балалар башка болай үлмәсен иде. Ник сәламәт балам үлде? Без укырга кергәндә барлык справкаларны җыйдык. Ник табиб очраклы рәвештә сәламәт тешне имгәткән? Ул пломба салырга хокуклы идеме? Килешүдә бу язылмаган бит", - ди Анна. 

Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100