Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әни тәрәзәдән күзен алмыйча көтә": Сәер генә югалган Илгизәрне туганнары эзли

"Әни тәрәзәдән күзен алмыйча көтә": Сәер генә югалган Илгизәрне туганнары эзли

news_top_970_100
"Әни тәрәзәдән күзен алмыйча көтә": Сәер генә югалган Илгизәрне туганнары эзли
Башкортстанда югалган 37 яшьлек Илгизәр Минязевны инде ике ай эзлиләр. Бу турыда "КП-Уфа" сайты хәбәр итте. 

Илгизәр Чакмагыш районының Йомаш авылында балалар бакчасы төзелешендә эшли. Ул түбә ябучы була. Эшләрне 18 сентябрьдә төгәлләп, тапшырырга җыеналар. Объектны тапшырыр алдыннан, Илгизәр һәм аның хезмәттәшләре табын оештыра. Шул чакта Илгизәр эзсез юкка чыга. Танышлары сүзләренчә, хезмәт хакы алырга бер көн кала, Илгизәр эш коралларын алып югала. 

"Әни белми, ул тәрәзәдән күзен алмый, көтеп тора", - дип сөйли Илгизәрнең туганы Лилия. 

Лилия сүзләренчә, Илгизәр беркайчан да анасын ташлап китмәс иде. Туганнары аның югалуы турында полициягә гариза язган. Алар фикеренчә, хокук саклаучылар Илгизәрне яхшылап эзләми. Алар шалтыратуга да җавап бирми, ди Лилия. 

Туганнары Илгизәрне үзләре эзләргә тырыша, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый. Өйдә Илгизәрне нәни кызы да көтеп тора. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, Илгизәргә охшаган кешене Тукай районында октябрь азагында очратканнар.
 
Илгизәрнең буе 150 см, чандыр гәүдәле, чәчләре кара төсле, күзләре коңгырт төсле. Куе-зәңгәр төсле куртка, куе-зәңгәр төсле джинс чалбар кигән. 

Бу кеше турында мәгълүматы булганнарга шалтырату өчен номерлар: 7 987 475-38-04 (Айгөл), 7 965 941-56-55 (Зөләйха).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100