Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әни, мине хәзер кыйныйлар": Себердә йомыкый характерлы кызны классташлары җәберләгән

"Әни, мине хәзер кыйныйлар": Себердә йомыкый характерлы кызны классташлары җәберләгән

news_top_970_100
"Әни, мине хәзер кыйныйлар": Себердә йомыкый характерлы кызны классташлары җәберләгән
Новосибирск шәһәрендә мәктәптә җиденче сыйныфта укучы балалар классташ кызларын кыйнаган. Алар йомыкый характерлы, гаджетлар белән кызыксынмаган бу кызны даими җәберләп торган. Бу хакта РИА Новости яза.

Җәберләү инде ике ел дәвам итә икән. 

"Аның буе бәләкәй, ул көчсезрәк күренә. Карап торышка гап-гади кыз бала инде, тик интернет һәм гаджетлар белән кызыксынмый - шуның өчен "эләккән" дә", - дип сөйләгән журналистларга кызның әнисе. 

Яшүсмер классташларының негатив мөнәсәбәте аркасында былтыр ул кызын башка класска күчергән. Мәктәп директоры ситуацияне хәл итәргә тырышкан, әмма берни барып чыкмаган. Әни кеше полициягә дә мөрәҗәгать иткән, тик тәртип саклаучылар да берни кылмаган.

Кызның яңа классташлары да баланы җәберләргә тотынган. Апрель уртасында берничә классташ кызы аны киенү бүлмәсендә кыйнап ташлаган. Башка яшүсмерләр моны видеога төшереп торганнар һәм ярдәм итәргә ашыкмаганнар. 

"Миңа шалтыратты да, "Әни, хәзер мине кыйныйлар", диде. Мин олы кызыма шалтыратып, тиз генә мәктәпкә барырга куштым", - дип сөйләгән әнисе. Апасы килеп җиткәч, сугышуны туктата алганнар.

Табиблар балада күкрәк, бил, җилкә тирәсендә бәрелүләрне теркәгән. Балага ике атна утырып тору ярамаячак.

"Башка сыйныфта укучы бер кыз баламны баскычтан тәгәрәтеп төшергән, шуннан соң ул атна буе көчкә йөрде", - дип тә зарланган әни кеше.

Баласын кыерсыткан кызның әнисе конфликтны ачыкларга теләмәгән.

Мәктәп директоры да берничек тә ярдәм итмәгән. Шуңа күрә кызның анасы полициягә мөрәҗәгать иткән.

"Күзәтү видеокамераларыннан видеоны күрсәтүне сорадым, полиция үзе генә карады да, сезнең карау кирәкми, диде", - дип сөйләгән хатын журналистларга.

Әни кеше баласын мәктәпкә җибәрергә куркып яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100