Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әни, без очабыз": Шереметьевода һәлакәткә очраган самолетка утыргач, 12 яшьлек Соня әнисенә шалтыраткан

"Әни, без очабыз": Шереметьевода һәлакәткә очраган самолетка утыргач, 12 яшьлек Соня әнисенә шалтыраткан

news_top_970_100
"Әни, без очабыз": Шереметьевода һәлакәткә очраган самолетка утыргач, 12 яшьлек Соня әнисенә шалтыраткан
Новиковлар гаиләсе - 12 яшьлек Соня һәм аның әтисе май бәйрәмнәренә Курс өлкәсенә туганнарына барган. Ял иткәннән соң, алар Курск шәһәреннән Мәскәүгә поездда килгән. Алар башкаланы карап йөргәннәр, аннары самолетка утырганнар. Әти белән кыз кичке рейс белән Мурманскига кайтырга тиеш булган. Тик коточкыч һәлакәт аларның гомерен өзгән.

"Московский комсомолец" сайты бу гаилә турында язды. Соня самолетка утыргач, әнисенә шалтырата. "Әни, без очабыз", ди ул. Алар гадәттәгечә матур итеп кенә сөйләшәләр.

Новиковлар - гади зыялылар гаиләсе, табиб һәм укытучы булып эшлиләр. Соняның әнисе инглиз теле, әбисе музыка укыта. Соня шул ук мәктәптә алтынчы сыйныфта укый. Әтиләре Евгений Федераль медицина-биология агентлыгында медсанчасть җитәкчесе булып эшли. Бу оешма Заполярьеда ябык шәһәрләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә. "Аллаһтан килгән табиб" - Евгений турында хезмәттәшләре шулай дип сөйли.

Шушы ук рейста Евгений Новиковның хезмәттәше Лариса Сивоконь да һәлак булган.

  • Якшәмбе, 5 майда, Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet-100 самолеты һәлакәткә очрады. Мәскәү-Мурманск рейсы буенча оча торган лайнерда 78 кеше булган. 40 пассажир һәм бер бортпроводник егет үлгән. Тугыз кеше хастаханәдә ята, аларның өчесенең хәле бик катлаулы дип бәяләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100