Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә бер ир-ат күршесенең этен үтергән мизгел видеога эләккән

Хуҗабикә кибеткә киткәч, күрше ир-ат тешсез этне аткан.

news_top_970_100
Минзәләдә бер ир-ат күршесенең этен үтергән мизгел видеога эләккән

Минзәләдә бер ир-ат күрше хатынның карт этен мылтыктан атып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Вакыйга эт хуҗасының йорты янында була. Эткә12 яшь тулган. Хайванның авызында тешләре дә булмаган.

Хуҗабикә сүзләренчә, ул кибеткә чыгып китә. Эт хуҗасын озаткан һәм ишегалдында калган. Шул вакытта күрше ир-ат мылтык тотып чыккан. Ул карт этне терәп аткан, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Өйгә кайттым. Этем каршы алмады. Мин аны оясында йоклый дип торам. Шуннан соң күрше шалтыратты һәм Цераны (этнең кушаматы) үтерүен әйтте. Ник үтергән? Эт беркайчан да агрессив булмады. Беркемгә дә комачауламады», — дип сөйли борчылган хатын.

Минзәләдә яшәүче бу хатын әле дә шок хәлендә. «Көпә-көндез этемне атып үтерде. Янда гына хастаханә, кибет, аптека, кешеләр җыела торган урыннар. Мылтык алып, атып йөрергә ярый димени? Шуның өчен сиңа берни дә булмыймыни?» — ди бу ханым.

Этне ату мизгелләре төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Әлеге вакыйга челтәр кулланучылар арасында шау-шу куптарды. 

Социаль челтәр кулланучылар эт хуҗасына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә дип киңәш бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100