Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әлепле әртисләре"нең авторы, драматург Әмир Камалиев вафат булды

"Әлепле әртисләре"нең авторы, драматург Әмир Камалиев вафат булды

news_top_970_100
"Әлепле әртисләре"нең авторы, драматург Әмир Камалиев вафат булды
Драматург Әмир Камалиев (тәхәллүсе - Аманулла) вафат булды. 

Әмир Аман улы Камалиев драматургиягә урау юллар белән килә. 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1975 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 15 нче номерлы техника һөнәр училищесына укырга килә. Училищены тәмамлагач, Казан моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшли башлый.

Армиядән соң Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Студент елларында шәһәрдәге үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри һәм институтта укуын ташлап, 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. 1989 елда театр училищесын тәмамлап Казанга кайткач, Аманулла Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. Төп хезмәтеннән буш вакытларында үзенең беренче сәхнә әсәре - "Җәйге кырау" драмасын яза. 1992 елда әсәр, Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелеп, тамашачыларга күрсәтелә. 

Алга таба аның күпсанлы әсәрләре сәхнәләштерелә. Алар - «Әлепле әртисләре», «Кылый Кирам балдагы», «Әле кичә генә яз иде», «Их,рәхәт безгә ирсез дә!», «Итәкле кияү», «Борын-борын заманда», «Моңлы ядкәр», «Светофорда кунакта». 

Аманулла 1995-2000 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәктә режиссер, ә 2000-2002 елларда Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры булып эшли.
Аманулла эстрада өчен язылган күп кенә юмористик хикәяләр һәм шигырьләр авторы буларак та билгеле.

Аманулла «Кияү балакай» фильмының сценарий авторы.. 

Аманулланың иң танылган әсәре - «Әлепле әртисләре». Бу спектакльне дәүләт театрларыннан тыш күп кенә халык театрлары да сәхнәләштерде. Камал театры куйган спектакльне карый аласыз.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100