Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үлеме коточкыч авыр булды": Табибларның битарафлыгы аркасында 11 яшьлек малай үлгән

"Үлеме коточкыч авыр булды": Табибларның битарафлыгы аркасында 11 яшьлек малай үлгән

news_top_970_100
"Үлеме коточкыч авыр булды": Табибларның битарафлыгы аркасында 11 яшьлек малай үлгән
Американың Бостон шәһәрендә ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Алар астма белән авырый торган баланы хастаханәгә алып барудан баш тарткан. Бу турыда Lincolneshire Live сайтына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Хастаханәгә алып китүдән баш тарткач, баланың чираттагы өянәге башлана һәм ул вафат була. Тикшерүне оештырган комиссия табибларның битарафлыгы бала үлеменә китергән дигән нәтиҗә чыгара.

Комиссия фикеренчә, табиблар балага тиешле ярдәм күрсәтми. Алар баланың сулыш тизлеген тикшерә, тик прибор күрсәткечләрен исәпкә алмый.

11 яшьлек Джордж Смит (George Smith) гомере буена диярлек бронхиаль астамадан интегә. 2017 елның октябрендә аның чираттагы өянәге кузгала, әнисе малайга ингалятор бирә.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланы карый. Малай аягында басып тора һәм үзе сөйләшә алганга, табиблар аның хәле яхшырган дип исәпли. Малайны хастаханәгә алып китмиләр.

Берничә сәгатьтән соң, баланың өянәге кабат кузгала. Кабат ашыгыч ярдәм чакыралар. Баланың йөрәге туктый. Табиблар килеп җиткәнче, әтисе улын берничә тапкыр аңга китерә, реанимация ясый. Джорджны хастаханәгә алып китәләр, ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

"Аның үлеме коточкыч авыр булды. Джордж астмадан үлүдән бик курка иде, ул бу авыру белән яшәргә өйрәнде", - дип сөйли баланың анасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100