Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әле ярый ирен буямый": Маршрутка йөртүче кыз телефоннан сөйләшә, сдача кайтара, рульне терсәкләре белән бора - видео

"Әле ярый ирен буямый": Маршрутка йөртүче кыз телефоннан сөйләшә, сдача кайтара, рульне терсәкләре белән бора - видео

news_top_970_100
"Әле ярый ирен буямый": Маршрутка йөртүче кыз телефоннан сөйләшә, сдача кайтара, рульне терсәкләре белән бора - видео

Чувашия республикасының Канаш шәһәрендә маршрутка йөртүче кызны видеога төшереп алганнар. Шаһитлар кызның игътибары юлда булмавына борчыла. Бу турыда «КП» сайты язды.

«Бер кулында телефон, икенче кулында сдача акчасы. Ул передачаларны күчерә, шул ук вакытта идәннән тимер акчаларны ала, рульне терсәге белән генә бора. Пассажирларга дога укып кына барасы», — дип язган бер кеше. Бу кеше Чабаксардан килгән һәм маршрутка йөртүче кызны видеога төшереп, социаль челтәрләргә тараткан.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, маршрутка йөртүче кыз чыннан да телефоннан сөйләшә, шул ук вакытта сдача бирә. Ике кулы да буш булмагач, ничек идарә итә — анысы сәер. Кыз машина рулен терсәкләре белән генә боргалый икән.

Әлбәттә, бу видео социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган. Кемдер көлә, кемдер шакката, кемдер ачулана. Кызның берьюлы берничә эш башкара алуына гаҗәпләнәләр.

«Барысына да җитешә, идарәне дә югалтмый», диләр. «Әле ярый иреннәрен буярга тотынмаган», — дип тә шаярталар.

«Бәлки кемдер бу хәлне норма дип уйлыйдыр. Тик бу нормаль хәл түгел. Ул бит утын ташымый. Әле җитмәсә кышкы юлда», — дип ачуланган Канашта яшәүче бер хатын.

ЮХИДИ инспекторлары бу хәлгә игътибар иткән. Кызга җәза биргәннәр. Машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшкән өчен, ул административ җаваплылыкка тартылган.

«Әлеге видео зур шау-шу куптарды. Пассажирлар мондый хәлне күреп, дәшми калмасыннар. Кисәтү ясарга һәм полициягә хәбәр итәргә кирәк», — дип аңлатканнар республика ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100