Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүне кәләшне үтерүдә гаеплиләр

Кияүне кәләшне үтерүдә гаеплиләр

news_top_970_100
Кияүне кәләшне үтерүдә гаеплиләр
Былтыр Саратовта булган юл-транспорт һәлакәтенә бәйле вакыйгалар өлкәдә генә түгел, бөтен Россиягә шаулады. "Прямой эфир" тапшыруы вакыйгага кагылышлы кешеләрне тапшыруга чакырган.

Исерек хәлдә рульгә утырган Денис Загородных каршы полосага чыгып югары тизлектә бара һәм Максим Митенков белән Ирина утырып барган машинаны бәрдерә. 22 яшьлек Ирина һәлак була. Авариядә Денисны түгел, Иринага өйләнергә әзерләнеп йөргән Максимны гаеплиләр. Булачак кияү егетен машинаны саксыз йөртүдә шикләнеп, 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә телиләр. Ә Денисны хәтта шартлы рәвештә дә хөкем итмәгәннәр.

Авария төнге сәгать икедә була. Максим һәм Ирина дуслары белән кызның туган көнен билгеләп үтә һәм өйләренә кайтырга кузгала. Машиналарның бәрелеше шулкадәр көчле була - Максим гәүдәсе белән урындыгын вата. Экспертиза вакытында Загородныхның исерек булу өстенә (0,84 промилле, рөхсәт ителгән норма - 0,16), наркотиклар алып йөрүе дә ачыклана. 

Андрей Малахов Саратовта юлларның начар булуын әйтә: "Минемчә, бөтен Россиядә дә аның кадәр начар юллар юктыр". Әмма юл билгеләреннән чыгып, Денисның каршы полосадан барганы күренә. Максим әйтүенчә, хәтта юл начар булса да, тизлек шулкадәр югары булмаса, кыз исән калыр иде. 

Дәүләт Думасы депутаты Александр Старовойтов  юлларны чистартырга тиешле кешеләр гаепле дип саный. Ә хокук саклаучы Павел Пятницкий, исерек килеш рульгә утырган теләсә кем гаепле дигән фикердә. Җәмәгать эшлеклесе Константин Крохмаль фикеренчә, наркотикларны кулланган өчен түгел, саткан өчен генә җәза бирә торган законны дөрес түгел дип саный. "Исерек, наркотиклар белән тотылганмы? Шунда ук атарга!" - ди ул.

Юрист Екатерина Гордон инде ике судны оттырган Митенковлар гаиләсенә ярдәм итәргә тели. Барлыгы дүрт экспертиза үткәрелгән, аның берсе генә Максимга каршы булган, калганныр гаепле кеше Денис икәнлеген күрсәтә, ди ул. Ә суд нәкъ менә Денисны аклаган беренче экспертизаны нигез итеп ала. "Барысы да беренче тикшерүчедән тора. Әгәр ул хата җибәрә икән, бөтен система шушы хатаны дөрес дип исбатларга тырышып эшли башлый", - ди ул.

Россиядә бәрдергән машинаның тизлеген ачыклый алырлык белгечләр юк икәнлеге ачыкланган. Исерек Денис үзенең тизлекне арттыруын таныган, ә Максимның 60 км/сәг белән баруын әйткән. Максим исә борылыштан 5-6 км/сәг тизлек белән чыгып баруын әйтә. Әмма Максим ялгыш җибәрә - авариядән соң стресс хәлендә үзен гаепле итеп күрсәткән ДТП схемасына кул куя. Хәзер аңа җавап бирергә туры киләчәк. 

Кызның әти-әнисе - Игорь һәм Галина Кощаковлар Максимны гаепле дип танымый һәм җәмәгатьчелектән ярдәм сорый. Максимның хаклы булуын исбатларга тырышкан шаһитлар үзләренә тикшерүчеләр тарафыннан басым булганын әйтә - кайберәүләрен хәтта Максим янына ябып куячакбыз дип янаганнар. Машинадан үлеп баручы Иринаны алып чыккан шаһитның күрсәтмәләрен җинаять эшенә теркәмәгәннәр - ул кеше ДТП урыныннан 20 км ераклыкта булган дип исбатлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100