Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны күкрәген зурайтмаган өчен, ир бөтен гаиләсен үтереп ташлаган

Такси салонында ике бала, ир һәм хатын мәете табыла.

news_top_970_100
Хатыны күкрәген зурайтмаган өчен, ир бөтен гаиләсен үтереп ташлаган

Тайваньда яшәүче бер хатынга ире күкрәген зурайтырга куша. Хатын баш тарта. Шуннан соң ир хатынын, ике баласын һәм үзен үзе үтерә. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте. 

Ире соравы буенча, Пэн Хуэй-я (Peng Hui-i) исемле хатын күкрәкләрен бер тапкыр зурайткан булган инде. 32 яшьлек Ву Мэн-ю (Wu Meng-yu) исемле ир-ат тагын зуррак күкрәкләр тели, хатынга кабат операция ясарга куша. Шуннан соң 2018 елның ноябрендә ир белән хатынның мөнәсәбәтләре бозыла. Алар аерым яшәп торырга карар кыла. Хуэй-я исемле хатын ире белән аерылышырга җыена.

Бу хәлләрдән соң, такси машинасында дүрт кеше мәете табыла. Гаилә башлыгы Мэн-ю бу таксины үз атасыннан алып торган. Хатын Хуэй-я машинада алдагы пассажир утыргычында утыра. Аның куллары богауланган. Ир белән хатынның тугыз яшьлек улы һәм алты яшьлек кызы арткы утыргычта була.

Хокук саклау органнары фаҗиганең ике версиясен тикшерә. Ир-ат бөтен гаиләсен машина салонына утыртып, ис газы белән агуларга мөмкин. Машинаның йөртүче утыргычы артында көл тулган мич табыла.

Рәсми булмаган версия буенча, Мэн-ю туганнарына агу ашаткан. Ул агуны ашамлыкка кушып биргән булуы ихтимал. Чөнки салонда тиз туклану челтәреннән алынган чек булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100