Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җитмеш сум өчен җиде кешене яндырып үтергән": Сигез фатирлы йортка ут төртүче кешедән сорау алган видео чыкты

"Җитмеш сум өчен җиде кешене яндырып үтергән": Сигез фатирлы йортка ут төртүче кешедән сорау алган видео чыкты

news_top_970_100
"Җитмеш сум өчен җиде кешене яндырып үтергән": Сигез фатирлы йортка ут төртүче кешедән сорау алган видео чыкты
Ярославль өлкәсендәге Ростов шәһәрендә шимбәгә каршы төндә коточкыч янгын булды. Биредә җиде кеше, шул исәптән биш бала янып үлде. Янгын ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бер ир-ат 70 сум акча өчен йортка ут төрткән. Имеш, биредә яшәүчеләрнең берсе аның мәктәптә укый торган улыннан шул суммада акча урлаган. Бу фаҗига турында "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.

Ленин урамындагы йортта сигез фатир була. Йортта берничә фатирда гына газ бар, калганнары мич ягып җылына. 
Янгын турында коткаручыларга иртәнге 4.48 сәгатьтә хәбәр итәләр. Бу вакытта агач йорт дөрләп яна инде. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр кыз бала елаган тавыш ишетә, аннары төтен исе сизеп ала. Күршеләр урамга чыга, йортның янмый торган өлешендәге кешеләрне алып чыгалар. 

 

Янгында яшь ана Анастасия Куркина, аның 1, 3 һәм 6 яшьлек өч кызы һәлак була. Хатынның бергә яши торган ире һәм кайнанасы котыла. Хәзер алар хастаханәдә.

Ирнең беренче гаиләсендәге олы кызы белән "МК" хәбәрчесе аралашкан.

"Әти иртәнге дүрттә уянган, ул төтенгә буыла башлаган. Башка туганнарны уяткан. Алар ишекне ачарга тырышкан, ләкин анда ялкын була, матчалар җимерелеп төшә. Әби өченче каттан сикереп төшкән, әти - икенче каттан. Минем икетуган бабаем Владимир да һәлак булды, ул да шунда яши иде", - дип сөйләгән кыз.

"Әти фатирдан беренче булып сикереп төшкән. "Син беренче сикер, мин сиңа балаларны ыргытырмын, син аларны тотарсың", - дип аңа хатыны сикерергә кушкан. Тик хатын үзе аңын югалткан, шуннан соң балалар да, әтинең хатыны да үлгән", - дип сөйли исән калган ирнең олы кызы.

Әлеге янгында ике баласы һәлак булган Лендиневларның әбисе дә "МК" хәбәрчесе белән аралашкан. Әби сүзләренчә, аның килене Анастасия бу йорттан фатирны күптән түгел генә сатып алган. Алар биредә ире Валерий һәм ике баласы белән яшәгән. Анастасияне янгыннан коткарганнар, ә аның 4 яшьлек кызы һәм 2 яшьлек улы һәлак булган.

Хәзер Анастасия реанимациядә, Валерий үзенең әнисендә торып тора. Әлегә бу хатын балаларының үлгәнен белми, дип сөйләгән әби кеше.

Йортка ут төртүче ир-атны берничә сәгатьтән соң тоткарлыйлар. Ул качмаган да. 38 яшьлек Александр Комаров үзенең гамәлләре турында болай дип сөйли: "Машинадан зажигалка алдым, мендем дә ут төрттем. Бик исерек идем".

Комаров подъездда торган креслога ут төрткән булуы ихтимал. Аның кемнән үч алуы да тиз арада билгеле була. Бу кешенең улы шушы йортта яшәүче Аннаның улы белән бер сыйныфта укый. Анна сүзләренчә, малайлар бер ай чамасы элек талаша башлый.

"Минем улым елап кайтты. Аңа сыйныфташының әтисе кычкырган. Комаровның улы минем улымны караклыкта гаепли, имеш гардеробта 70 сум акчасын урлаган. Минем улым урламаганын әйтә, ул урлашмый да", - дип сөйли Анна.

Анна укытучы янына барып сөйләшергә җыена. Ләкин эш графигы туры килмәү сәбәпле, барып җитә алмый. Бәхәс тә беткән кебек була. Ләкин җомга көнне Аннаның улы мәктәптән кайткан чакта Комаровлар белән очраша. Алар кабат Аннаның улына кычкырына. Малай кабат елап кайта.

Мөгаен, 70 сум акча өчен үпкә шулкадәр зур була, Комаров бөтен бер йортны ут төртеп яндырырга карар кыла, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитеты бу ир-аттан сорау алган видеоны күрсәтте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100