Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җимерек автомобиль янында өзелгән кеше кулы ята": Авариядә имгәнгән ир-атны узып баручылар эзләп тапкан

"Җимерек автомобиль янында өзелгән кеше кулы ята": Авариядә имгәнгән ир-атны узып баручылар эзләп тапкан

news_top_970_100
"Җимерек автомобиль янында өзелгән кеше кулы ята": Авариядә имгәнгән ир-атны узып баручылар эзләп тапкан
Самара өлкәсендә юл һәлакәтендә машина йөртүченең кулы өзелгән. Ул күп кан югалткан һәм хәзер комада ята. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен тырыша.  Бу турыда Самара өлкәсенең Коткару хезмәте хәбәр итә.

Авария 21 июльдә иртәнге бишләр тирәсендә була. "Самара-Богатое" трассасының 33нче чакырымында "Лада Гранта" автомобиле юл кырыена төшеп китә. Ул берничә тапкыр әйләнеп каплана. Шуннан соң машина агачларга бәрелә. Авария вакытында машина йөртүче ир-атның бер кулы өзелә. Белгечләр бу очракны травматик ампутация дип атый.

Кулы өзелгән булса да, ир-ат автомобиленнән чыгарга көч таба. Ул шок хәлендә була, шул килеш ярдәм эзләп китә. Ир-ат үз-үзен белештермичә, урман эченә таба керә, шуннан соң ул авыртудан аңын югалта.

Кюветта яткан машинаны узып баручылар күреп ала. Алар ярдәм итәр өчен туктала. Ләкин машина салонында кеше булмый. Ярдәм итәргә теләгән ир-атлар җимерек автомобиль янында өзелгән кеше кулы ятуын күреп ала, диелә бу хәбәрдә.

Алар имгәнгән машина йөртүчене эзли башлый. Машина хуҗасы авария булган урыннан йөз метрлап читтәрәк табыла. Ул исән була. Бу кеше, ярдәм көтеп, берничә сәгать җирдә яткан.

Кулы өзелгән ир-атка беренче ярдәмне шаһитлар күрсәтә. Алар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыралар, авыру ир-атны ташлап китмичә, табибларны көтеп торалар, имгәнгән ир-атның документларын ЮХИДИ инспекторларына тапшыралар.

Машина ни сәбәпле авариягә очраганын полиция хезмәткәрләре ачыклаячак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100