Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике автобус бәрелешкәч, нәни кыз алгы тәрәзәдән очып чыккан - видео

Алгы тәрәзәдән бала очып чыккан мизгел видеода күренә.

news_top_970_100
Ике автобус бәрелешкәч, нәни кыз алгы тәрәзәдән очып чыккан - видео

Архангельск шәһәрендә урам чатында ике автобус бәрелешкән. Җиде кеше, шул исәптән бер бала имгәнгән. Автобуслар бәрелешкән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Юл һәлакәте 1 мартта Тимме һәм Воскресенская урамнары чатында була.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, аксыл төстәге ПАЗ автобусы зур тизлектә килә. Бу вакытта яшел төстәге 11 нче номерлы маршрут автобусы сул якка борылып маташа. ПАЗ машинасы борыла торган автобуска килеп бәрелә. Аның артыннан килгән җиңел машина да тормозлап өлгерми, автобуска бәрелеп яньчелә.

Бәрелү шулкадәр көчле була ки, ПАЗның алгы тәрәзәсеннән нәни кыз бала очып чыга. Бу мизгел дә видеода күренә. Бала могҗиза белән генә яшел автобус тәгәрмәче астына керми кала.

Нәни кыз һәм тагын алты кеше имгәнә. Аларны табиблар карый һәм өйләренә кайтарып җибәрә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100