Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргый фил туристларга һөҗүм иткән - видео

Кыргый фил туристларга һөҗүм иткән - видео

news_top_970_100
Кыргый фил туристларга һөҗүм иткән - видео

Таиландта туристларга кыргый фил һөҗүм иткән. Вакыйгада беркем дә җитди зыян күрмәгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Чиангмай шәһәре янында елгада йөргән туристлар төркемен кыргый фил күреп ала. Туристлар бамбуктан ясалган салда йөзә торган була. Фил суга керә һәм сал янына бара. Кыргый җанвар туристларны салдан суга төртеп төшерә.

Туристлар барысы да бик куркып кала. Гигант хайван исә эшен эшли дә китеп бара. Бамбук салдан хәрабәләр генә кала. Кешеләр чыланып бетә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җитди зыян күрүчеләр юк. Бер кыз аягын имгәтә. Гид бу вакыйганы видеога төшереп бара. Аның фикеренчә, фил кешеләргә ташланмаган. Ул су коенырга гына кергән. Бу вакытта Таиландта бик эссе һава икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100