Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эштән куган өчен үпкәләгән ир-ат җитәкченең машинасына ут төрткән

Эштән куган өчен үпкәләгән ир-ат җитәкченең машинасына ут төрткән

news_top_970_100
Эштән куган өчен үпкәләгән ир-ат җитәкченең машинасына ут төрткән

Уфа шәһәрендә 53 яшьлек ир-атны элеккеге җитәкчесенең «Хендай Солярис» машинасына ут төртеп яндыруда гаеплиләр. Бу турыда Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Былтыр җәй көнне Уфаның Генерал Горбатов урамында иномарка янган. Криминалистлар, машинага ут төртеп яндырганнар, дип нәтиҗә ясаган. Машинаның 50 яшьлек хуҗасына 800 мең сум чамасы матди зыян килгән. Ул Уфа шәһәренең бер университетында бүлек җитәкчесе булып эшләгән.

Полиция хезмәткәрләре ут төртүчене эзли башлаган. Җитәкче булып эшләүче кешегә хезмәттәшләре зыян салмады микән дип тә уйлаганнар. Версияләрне тикшерә торгач, бер ир-аттан шикләнә башлаганнар. Бу ир-ат зыян күргән кешенең урынбасары булып эшләгән. Вакыйга булырга бер ел алдан, җитәкче кеше аны эштән җибәргән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 53 яшьлек ир-ат җитәкчегә бик үпкәләп киткән. Ул үч алырга карар кылган. Нуриман районында яшәүче элеккеге сыйныфташына мөрәҗәгать иткән. Сыйныфташ исә чит кеше машинасына ут төртеп яндырган. Моның өчен 53 яшьлек ир-ат аңа бераз гына акча да түләгән.

Ут төрткәнче, бер ай алдарак, шушы ук сыйныфташ «Хендай Солярис» машинасын кызыл буяу белән буяп киткәнен дә ачыклаганнар. Ул вакытта хуҗа полициягә мөрәҗәгать итмәгән, машинаны үз хисабына төзәткән.

Чит кеше милегенә зыян салу факты буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнелүче 53 яшьлек ир-атка һәм аның сыйныфташына яшәгән урыннан чыгып йөрмәскә дигән карар чыгарып, имза алынган. Әгәр аларның гаебе исбатланса, бу кешеләрне биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100