Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәрес вакытында кыз баланың телефоны шартлаган

Дәрес вакытында кыз баланың телефоны шартлаган

news_top_970_100
Дәрес вакытында кыз баланың телефоны шартлаган
Южно-Сахалинск шәһәрендә мәктәптә дәрес вакытында телефон шартлый. Көнчыгыш гимназиясенең алтынчы сыйныфында укучы кыз бала япон теле дәресендә утыра. Аның телефоны парта өстендә ята. Бер мизгелдә телефон шартлый. Бәхеткә, беркем дә зыян күрми. Бу турыда Сахалин басмасы хәбәр итте. 
 
«Вакыйга икенче дәрес вакытында булды. Шартлау тавышы ишетелүгә, укытучы барлык укучыларны да класстан алып чыкты. Миңа хәбәр итте. Ачык ялкын булмады. Янган пластмасса исе кабинетка таралды», дип сөйләгән гимназия директоры Марина Гулакова. 

Гаджет хуҗасы телефонның алдагы көнне үк җылына башлаганын әйткән.

Дәрес вакытында телефон куллану тыелган булса да, кыз смартфонын портфеленнән алган һәм парта өстенә куйган булган.

Әлеге хәлдән соң Көнчыгыш гимназия укучыларына гаджетлар куллану кагыйдәләрен аңлатканнар. 

«Чыннан да, кәрәзле телефон — бүгенге көндә бик кирәкле әйбер. Балаларның барысында да диярлек телефоннар бар. Кагыйдәләр буенча, укытучы да, мәктәп хезмәткәре дә укучыдан телефонын ала алмый. Шулай да, соңгы вакыттагы хәлләрдән соң, мәктәптә дәресләр вакытында гаджетлар куллануны чикләү киңәш ителә», дип аңлаткан Мәгариф департаменты директоры Анастасия Киктева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100