Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 яшьлек хатын җиде игезәк бала тапкан

25 яшьлек хатын җиде игезәк бала тапкан

news_top_970_100
25 яшьлек хатын җиде игезәк бала тапкан

15 февральдә Иракта яшәүче 25 яшьлек хатын берьюлы җиде бала тапкан. Алты малай һәм бер кыз туган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте. 

Балаларның әтисе сүзләренчә, хатын көтелмәгәндә генә авырга узган. Моңа кадәр аларның өч баласы булган инде.

Бу сабыйлар 19 февральдә үлгән. 

РИА Новости агентлыгы Иракның al-Sumaria телеканалына сылтама белән бу балаларның җидесе дә вафат булган дип язды.  «Берничә көн элек әл-Баттуль хастаханәсендә туган балаларның җидесе дә үлде», - дип сөйләгән телеканалга үз чыганагы. 

Бу — җиде игезәк бала табуның икенче очрагы. Беренче тапкыр җиде баланы 1997 елда АКШта яшәүче хатын тапкан булган. Ул чакта ир белән хатынга балалар санын корсакта вакытта киметергә тәкъдим иткәннәр. Тик Кенни (Kenny) исемле хатын белән аның Бобби Маккоги (Bobbi McCaughey) исемле ире балалар санын киметүдән баш тарткан. «Барысы да Аллаһ кулында», дигән алар.

2015 елның маенда Берлинда яшәүче 65 яшьлек Аннегрет Рауниг (Annegret Raunigk) дүрт игезәк бала тапкан. Аның өч улы һәм бер кызы туган. Моңа кадәр бу хатынның 13 баласы булган инде. Ул дүрт бала тапкан иң өлкән хатын дип санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100