Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алтмышлап яра эзе": Бер ир хатынын һәм нәни баласын пычак һәм отвертка белән үтергән

Алты яшьлек малай тәнендә алтмышлап яра эзе табылган.

news_top_970_100
"Алтмышлап яра эзе": Бер ир хатынын һәм нәни баласын пычак һәм отвертка белән үтергән

Мәскәү өлкәсенең Медведково шәһәрендә бер ир хатынын һәм баласын үтергән. Җинаятьче ир стенага «мин сине тудырдым, мин сине үтерәм» мәгънәсендәге сүзләр язып калдырган. Бу турыда 360tv сайты хәбәр итте.

Фаҗига булган фатир канга баткан булган. Идәндә һәм стенада «Иуда — Маша» һәм «Я тебя породил, я тебя и убью» дип язылган. Бу гаилә биш ел элек Украинадан күченеп килгән булган.

Мәрхүмә хатынга 29 яшь, балага алты яшь. Аларны отвертка һәм пычак белән үтергәннәр. Малайның тәнендә алтмышлап яра эзе булган. Хатынның тәне сыдырылган. Коточкыч хәл — фатир канга баткан, ике мәет, ваннада канга баткан ир-ат. Полиция фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Фатир хуҗасы бер әби. Ул да шушында ук яши. Мәрхүмә хатын исә бу әбинең оныгы. Оныгын һәм оныгының баласын үтергәндә ул күрше бүлмәдә булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Гаилә төрле бүлмәләрдә яши. Әби — үзе генә, ир һәм хатын бергә, бала өченче бүлмәдә йоклый.

Әби башта оныгының тәмәке тартырга еш чыгуына гаҗәпләнгән. Иртән-иртүк алтынчы яртылар тирәсендә әби коридорга чыккан. Ул башмаклары идәнгә ябышуын абайлап алган. Башмакны салып идәнгә басып караган, ялан аяклары да ябышкан. Коридор буйлап оныгының ире арлы-бирле йөренеп торган. Бераздан ир ваннага кереп бикләнгән.

Әби бала йоклый торган бүлмәгә керә. Ул идәндә ятучы оныгын күреп ала. Бу хатын селкенми. Әби оныгы аңын югалткан дип уйлый һәм орынмаска карар кыла.

Иртәнге тугызлар тирәсендә әби кабат бала бүлмәсенә керә. Анда бар да иртәнгечә булгач, әби ашыгыч ярдәм чакырырга киткән. Урынга килгән табиблар фатирда ике мәет күреп алган. Ирне ваннада тапканнар. Ул үз-үзенә кул салырга маташкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100