Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкала үзәгендә Россия чемпионын кыйнап үтергәннәр - видеокүзәтү кадрлары

22 яшьлек егет 51 яшьлек каравылчы белән сугышкан.

news_top_970_100
Башкала үзәгендә Россия чемпионын кыйнап үтергәннәр - видеокүзәтү кадрлары

17 февраль иртәсендә Мәскәү үзәгендәге Тверская урамында Үзәк телеграф янында ир-атлар сугышкан. Әлеге вакыйгада 22 яшьлек Россия чемпионы һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кеше үлеменә китергән сугышны күзәтү камерасы видеога төшереп торган.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителгәнчә, 51 яшьлек каравылчы һәм 1996 елда туган ир-ат арасында сугыш саклана торган территориядә булган. Алар башта талашкан. Шуннан соң сугыша башлаганнар. Бераздан алар икесе дә җиргә егылган һәм 22 яшьлек ир-ат үлгән.

«Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары 22 яшьлек егетнең үлемен раслаган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Егет үлеменең төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде», дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Орел өлкәсенең Ливна шәһәрендә туган 22 яшьлек егет Геннадий П. спортчы булган. Аның тәҗрибәсе дә зур, ул төрле спорт ярышларында катнашкан. 20116 елда универсаль көрәш буенча Россия чемпионатында җиңгәнгән булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100