Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Билет алганда ертык купюра биргән өчен баланы трамвайдан куып төшергәннәр

Бала биргән акчаны кондуктор ошатмаган.

news_top_970_100
Билет алганда ертык купюра биргән өчен баланы трамвайдан куып төшергәннәр

Магнитогорск шәһәрендә авыру баланы трамвайдан төшереп калдырганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

13 яшьлек кыз бала мәктәптән кайтып килә. Ул 35нче номерлы трамвайга утыра. Кыз кондукторга илле сум акча бирә. Тик бу акча ертылган була. Шуннан соң кондуктор баланы трамвайдан куып чыгара. Кыз әтисенә шалтырата. Ата кеше эшеннән сорап китә һәм трамвай депосына барып шикаять яза. 

Кызның әтисе бу вакыйга турында «74.ру» порталына сөйли. «Кызым авырып китте. Аңа 13 яшь. Хатыным мәктәпкә шалтыратып әйткәч, баланы соңгы дәрестән җибәрделәр. Кызым Энгельс тукталышына килгән. Трамвай да килеп җиткән. Кызым трамвайга утырган һәм юлга түләү өчен илле сум акча биргән. Кондуктор акчаны алмаган. «Мондый купюраны кассада алмыйлар» дип, баланы трамвайдан төшереп калдырган», — дигән ул.

Тикшерү органнары вакыйганың ничек булганын ачыклый. Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе кондукторның гамәлләренә бәя бирәчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк, диелгән ведомство сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100