Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 һәм 4 яшьлек балалары янып үлгән өчен әти кешене хөкем итәләр

2 һәм 4 яшьлек балалары янып үлгән өчен әти кешене хөкем итәләр

news_top_970_100
2 һәм 4 яшьлек балалары янып үлгән өчен әти кешене хөкем итәләр

Башкортстанның Туймазы районында узган елның 2 декабрендә коточкыч фаҗига була. Бер йортта 2 һәм 4 яшьлек балалар янып үлә. Туймазы районара тикшерү комитеты 52 яшьлек әти кешегә карата җинаять эше ача. Аны «ике яки аннан күбрәк кешене ялгыш үтерү» маддәсе буенча хөкем итәләр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

25 декабрь иртәсендә шәхси йорт яна башлый. Бу вакытта өйдә ике бала була. Алар яна торган йорттан үзләре чыга алмый. Әни кеше өйләренә ут капканын күреп ала һәм күршеләрен ярдәмгә чакыра. Тик алар балаларны алып чыгарга өлгерми. Сабыйлар һәлак була.

«Тикшерү ачыклаганча, балаларның әтисе йортта электр челтәре начар хәлдә булуын белгән. Ул 24 декабрьдә кичке якта сарайдагы электр җылыткычын челтәргә тоташтырган һәм өйдән чыгып киткән. Бу җайланма сарайдагы хайваннарны җылыту өчен кулланылган. Җылыткыч аркасында, электр челтәрендә кыска ялганыш чыга һәм йортка ут каба», — дип аңлатканнар ведомствода.

Тикшерү барышында ир-ат гаебен таныган. Җинаять эшен тикшереп бетергәннән соң, гаепләү карары чыгарганнар һәм эшне судка тапшырганнар

Гаилә яхшылар рәтендә булган. Әниләре — хуҗабикә, әти кеше читкә йөреп эшләгән. Төтен чыкканын күргәч, хатын йоклап яткан балаларны уятмаган, ярдәм сорап чыгып йөгергән. Ләкин кире килгәндә йортны ут чолгап алган булган. Әни кеше һәм күршеләр балаларны алып чыгарга тырышкан, тик булдыра алмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100