Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Синоптиклар быелгы кыш җылы булачак дип фаразлый

Синоптиклар быелгы кыш җылы булачак дип фаразлый

news_top_970_100
Синоптиклар быелгы кыш җылы булачак дип фаразлый
Росгидромет сайтында быелгы кышка фаразлар чыкты. 67—69 процент төгәллек белән салкын айларда (ноябрьдән мартка кадәр) Россиядә күпьеллык һава торышы норма һәм аннан җылырак булачагы турында фаразлыйлар.

Росгидрометның фаразлары соңгы 19 елда 58—81 процент төгәллек белән тормышка ашкан.

Октябрьдә Себердә башка елларга караганда салкынрак булачак. 

Ноябрьдә Төньяк Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта башка елларга караганда җылырак булачак.

Декабрьдә күпьеллык нормалар саклана, кайбер төбәкләрдә җылырак та булуы ихтимал. 

Гыйнварда да күпьеллык нормалар сакланачак. Якутиядә генә аномаль җылы һава торышы көтелә. 

Февральдә Төньяк Кавказ, Иркутск, Ерак Көнчыгышта җылырак булачак. Ә менә Россиянең Үзәгендә һәм төньяк-көнбатышында салкынрак булачак.

Мартта Россиянең үзәгендә, Идел буенда, Көньяк, Төньяк Кавказ, Урал, Себер окрукларында, Байкал буенда, Чукотка һәм Якутиядә җылырак булачак.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100