Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июль аенда һава торышы нинди булачак?

Җәйнең икенче ае – июльгә дә аяк бастык. Июль кыр эшләре, печән, урак өсте чоры. Бакчаларда җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә торган вакыт.

news_top_970_100
Июль аенда һава торышы нинди булачак?

Июль аена һава торышы фаразларын "Казанские ведомости" газетасына Россия Федерациясенең атказанган метеорологы Роза Шафикова сөйләде.  

Көн белән төн тигезләшкәннән соң, июль аенда көн озынлыгы әле 17 сәгатькә якын була! Ләкин барыбер, көн әкренләп кенә кыскара барачак, ай ахырында һава температурасының артуы сизеләчәк. Ләкин, климатик система инерциясе нәтиҗәсендә, эссенең артуы дәвам итәчәк, июль азагына таба еллык температураның иң югары күрсәткечләренә якынлашачак. Нәкъ июль аенда кояш нурлары энергиясе бик югары була, шуңа күрә дә бу айны елның экваторы дип атыйлар.

Июль ае табигатьтә яшеллек тантана иткән вакыт – хуш исле яшел үләннәр, купшы чәчәкләр, тәмле җиләкләр чоры. Июль башын, соң чәчәк атучы юкәнең хуш исе кабатланмас итә, аны “юкә ае” дип тә атыйлар. Июль ае ял итәр һәм кояшта кызыныр өчен менә дигән вакыт. Сүз уңаеннан, Казан янындагы елга-күлләрнең һәм башка сулыкларның температурасы соңга калып булса да, су коену өчен уңайлы – 13-15 градуска җитте.

Күпьеллык мәгълүматлар буенча, июль аенда Казанда уртача температура 19,5 градус, ә иң югары температура, хәтта, күләгә урыннарда да 35-38 дән артып китә. Июль – Татарстан территориясендә җәйге кырау төшүләр булмаган бердәнбер ай. Бу айда явым-төшемнәр уртача 70 мм була, июнь аендагы кебек. Июльдәге кыска вакытлы яңгырлардан соң, шундук кояш чыга, шуңа күрә артык дым булмый, җыелган сулар бик тиз кибеп бетә.

Ләкин июль ае һәрвакытта да эссе һәм тотрыклы һава торышы белән сөендерми. Җирнең нык җылынуы нәтиҗәсендә интенсив конвекция барлыкка килә. Бу исә, җәйге давылларга сәбәп булып тора. Июль аенда максималь күләмдә яңгыр, боз ява, яшеннәр, көчле җил, давыл була.

Климатик үзенчәлекләре буенча июль җәйнең иң җылы һәм дымлы ае. Ләкин кызуның һәм яшенле давыллар белән алышынып торуы аркасында, июль ае җәйнең “алдагы язмышын” хәл итәргә мөмкин. Бу инде берничә мәртәбә шулай булды, җәйнең беренче яртысында коры һәм эссе була, ә соңыннан яңгырлар һәм салкын һава торышы килә. Яки киресенчә. Быел июль аенда безне нинди һава торышы көтә? Ул күпьеллык уртача нормаларга никадәр туры киләчәк?

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Казанда һәм аның тирә-ягында, июль аенда температура күпьеллык уртача күрсәткечләргә тәңгәл булачак. Явым-төшемнәр дә нормада булыр дип көтелә.

Июльнең беренче көннәрендә һава торышы тотрыксыз, кыска вакытлы яшенле яңгырлы булачак. Июнь ахырындагы эсселек бераз түбәнрәк температурага – 20-25 градуска алышыначак. Ай уртасына һава торышы эсселәнәчәк – кояшлы, явым-төшемнәрсез, температура 25-20 градус булачак. Беренче ункөнлек ахырында көчле, яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы һәм көчле җил булуы мөмкин, һава температурасы кыска вакыта җиләсләнәчәк.

Ай уртасында явым-төшемнәрсез, көндез 24-29 градус җылылык сакланачак. Икенче декада азагында яшенле яңгырлар, уртача температура – 20-30 градус булачак. Соңгы ункөнлектә эссе һава торышы урнашачак – көндез 25-10 градус. Тотрыксыз, яшенле яңгырлы һава торышы өченче декада уртасында булырга мөмкин. Июльнең соңгы көннәренә коры уртача эссеклектәге һава торышы фаразлана.

Татарстан территориясендә иң эссе июль ае 2010 елда булды. Ул вакытта Казанда 137еллык күзәтүләр давамында, 8 тапкыр иң югары температура теркәлгән. 31 июльдә 39,6 градус булып, ул иң эссе көн буларак истә калды. Ә алдагы рекорд – 37,9 градус – 1971 елның 26 июлендә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100