Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 6 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 6 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 6 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
6 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы  +2..-3˚, көндез +5..+10˚ градус.



6 октябрь.
Кимүче ай. Ай кыз йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кәбестәнең соң өлгерә торган сортларын җыеп алу. Чүп үләннәрен һәм туфрактагы корткычларны юкка чыгару өчен кәсләрен ватмыйча гына, җирне тирәнтен казу. 
Кәбестә тозлау өчен уңышсыз көннәр. 

Чәчәк түтәле
Салкынга чыдам берьеллык чәчәкләрне кышка утыртып калдыру өчен уңай көннәр. Күпьеллык чәчәкләрне кышлыкка пычкы чүбе, торф һәм тартмалар белән каплап куярга була. Роза чәчәге куакларын каплау. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Балан консервацияләү, алма эшкәртү. Роза чәчәге куакларын каплап кую. 
Чүп үләннәрен һәм туфрактагы корткычларны юкка чыгару өчен кәсләрен ватмыйча гына, җирне тирәнтен казу. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100