Интертаттан 5 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

4 Апреля 2018

Интертаттан 5 апрельгә һава торышы һәм ай календаре. 
5 апрель. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр, юеш кар явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан утрача тизлектәге җил. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда бозлавык. 


5 апрель.

Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы 
Иртә өлгерә торган кишер утырту өчен түтәлләр ясау. Бәрәңгене үрдерү өчен таратып кую. Туфрак җылынсын өчен түтәлләр өстенә дугалар куеп пленка белән капларга, торф, көл сибәргә мөмкин.  

Чәчәк түтәле 
Үсемлекләрне корткычларга каршы матдәләр белән бөркү. Бүлмә гөлләренең һәм чәчәк рассадаларының тамырларын тукландыру өчен яхшы вакыт. Розалардан һәм башка декоратив куаклардан каплавычларны салдыру, кәүсәләре тирәләп әйләнә ясап ашламалар сибү.  

Җиләк-җимеш бакчасы 
Җимеш агач-куакларын, җиләк куакларын котркычларга, авыруларга каршы матдәләр белән бөркү. Җылы ярата торган культураларны, кышны начар чыккан, яңарак кына утыртылган агач-куакларга үсеш стимуляторлары сибү. Крыжовник һәм карлыганга  65°С градуслы кайнар су бөркергә мөмкин. Җимеш бирүче агач-куакларның кәүсәләре тирәли әйләнә ясап ашлама сибәргә була. Туфракны язгы эшкәртү: казу, көпшәләндерү.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла