Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 3 августка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 3 августка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 3 августка һава торышы һәм ай календаре
3 август. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез  +26..+31˚ градус. 



3 август.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Помидор, кыяр, ташкабак, борыч, баклажандагы карт яфракларны өзү. Сөенчектән үстерелгән суганны йолку һәм киптерү. Соң өлгерә торган кәбестәгә ашламалар кертү.  

Чәчәк түтәле
Авыруларга һәм корткычларга каршы матдәләр сиптерү өчен уңай вакыт. Кышламаучы күпьеллык чәчәкләрне казып алу. 
Бүлмә гөлләренә "коры сугару" үткәрергә була - туфракны йомшарту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Кура җиләгенең җимеш биреп бетергән сабакларын өзәргә була. Җимеш агачлары астына черегән тирес, компост салырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100