Интертаттан 26 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

25 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Интертаттан 26 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.
26 апрель. Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчәеп, 16 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көнчыгыш районнарда  -3˚; көндез +7..+12˚ градус. 


26 апрель.
Үсеш алучы ай. Ай кыз йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Бу вакытта бернәрсә дә утыртмау яхшы. Яшел, хуш исле һәм дару үләннәре чәчү өчен уңай вакыт. Томат, борыч, баклажан, физалис рассадаларын зур савытларга күчереп утыртырга була. 

Чәчәк түтәле
Бу вакытта бернәрсә дә утыртмау яхшы. Ләкин берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрне, чәчәк рассадаларын утыртырга мөмкин. Дәлия чәчәкләрен тамыр җибәрү һәм сабакча алу өчен утырту. Декоратив куакларны һәм агачларны корткычларга һәм авыруларга каршы бөркү. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Бу вакытта бернәрсә дә утырту киңәш ителми. Җимеш агачларын ялгарга була. Агачларны һәм куакларны авыруларга, корткычларга каршы бөркү. 

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла