Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 2 июньгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 2 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 2 июньгә һава торышы һәм ай календаре
2 июнь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы   0..+3˚, урыны белән  -2˚ градуска кадәр кырау төшәчәк; көндез +11..+16˚ градус. 


2 июнь.
Кимүче Ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы
Помидор, борыч, баклажан рассадаларын күчереп утыртырга була. Бәрәңге утырту өчен дә уңай вакыт. Тамыразыкларның орлыкларын чәчү. Чүп үләннәрен утау, туфракны йомшарту өчен уңышлы чор. Күпьеллык яшелчә культураларын бүлгәләп утырту. Помидорларның артык сабакларын йолку. 

Чәчәк түтәле
Күп суганчалы чәчәкләрне утырту һәм күчереп утырту. Чүп үләннәреннән арыну, шытымнарны сирәкләү, ашламалар кертү өчен уңышлы чор.

Җиләк-җимеш бакчасы
Алма, груша, чия, слива үсентеләрен утыртырга була. Туфракны эшкәртү, йомшарту, компост чокырлары ясау өчен уңай вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100