Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 17 августка һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 17 августка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 17 августка һава торышы һәм ай календаре
17 август. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр, яшенле яңгыр явачак, кайбер районнарда туман төшәчәк. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +19..+24˚ градус. 


17 август.
Үсеш алучы ай. Ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Туфракны казу, түтәлләр әзерләү. Теплица һәм парниклардан туфракны чыгару. Теләсә нинди үсемлекләрне утыртырга, күчереп утыртырга була.
Тозлау һәм консервацияләү өчен уңышлы вакыт.  

Чәчәк түтәле
Сугару, туфракны йомшарту өчен уңай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне бүләргә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңай вакыт.  

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару, туфракны йомшарту өчен уңай вакыт. Бу чорда җимеш бирүче агач-куаклар белән бәйле эшләр башкармау хәерле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100