Интертаттан 1 майга һава торышы һәм ай календаре

30 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Интертаттан 1 майга һава торышы һәм ай календаре. 
1 май. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшен булуы ихтимал, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы  +3..+8˚, көндез +11..+16˚ градус. 



1 май.
Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында. 


Яшелчә бакчасы
Туфракны сөрергә, көпшәләндерергә була. Редис, дайкон, торма, шалкан утырту. Бәрәңге белән бергә утыртылган ногыт борчагы һәм кузаклылылар туфракны азот белән баета һәм колорадо коңгызларын куркыта. Җылы яратучы үсемлекләрне үсеш стимуляторлары белән бөркергә була. 

Чәчәк түтәле
Туфракны сөрү, көпшәләндерү. Суганчалы чәчәкләрне утыртырга була. Розалар утырту өчен уңышлы вакыт. Туфракны язгы эшкәртү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агачларны, җиләк куакларын корткычларга, авыруларга каршы матдәләр белән бөркү; җылы яратучы, шулай ук начар кышлаган агач-куакларга үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Кура җиләге үрентеләренең очларын йолкырга була. Алмагач, груша, чия, слива, ирга, зелпе, роза усентеләрен утырту өчен уңай вакыт. 

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла