Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 1-2 июльгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 1-2 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 1-2 июльгә һава торышы һәм ай календаре
1 июль. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы  +14..+19º; көндез +28..+33º градус.

2 июль. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +16..+21º, көндез +31..+36º градус. 


1 июль.
Кимүче ай. Ай Сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне утырту, күчереп утырту тыела. Яшелчә культураларын сиркәләү, аскы яфракларын йолку өчен уңай вакыт. Помидор, борыч, кыяр, кабак, ташкабакларның саргайган яфракларын өзү. Киптерү өчен яшелчәләр һәм үләннәр җыю өчен уңышлы чор. 

Чәчәк түтәле
Чәчәк атып бетергән чәчәкләрне бүлгәләү һәм күчереп утырту. Уңышны туңдыру һәм киптерү өчен уңай вакыт, соклар ясарга мөмкин. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләрне утырту, күчереп утырту тыела. Җимеш агачларының яшь үсентеләрен һәм кәүсәләрендәге яшел яфракларын йолку. Киптерү өчен җиләк-җимешләр җыю өчен уңай вакыт. 
 

2 июль.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Яшелчәләрнең тамырларына ашламалар сибү. Кыяр тозлау өчен уңышлы чор. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен сугару һәм ашлау. Берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләргә ашламалар сибү. Лалә, нәркис чәчәкләренең һәм гиацинтларның суганчаларын казып алырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач, куакларның артык үсентеләрен кисү тыела. Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Җимеш агачларына һәм җиләк куакларына ашламалар сибү. Җиләкләрне җыю һәм эшкәртү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100