Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу - фантастика!" Синоптик Үзәк Россиядә моңарчы күрелмәгән һава торышы фаразлый

Синоптиклар Үзәк Россиядә аяз һәм җылы көннәр вәгъдә итә.

news_top_970_100
"Бу - фантастика!" Синоптик Үзәк Россиядә моңарчы күрелмәгән һава торышы фаразлый
Гидрометереология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд "Интерфакс"ка Мәскәү өлкәсе һәм Үзәк Россиядә +24 градуска кадәр җылытачагын һәм мондый һава торышының берничә көн дәвам итәчәген әйткән.

"Хәзер яңгырлар, ә атна уртасында аязу көтелә. Ялларда температура төште, яңгырлар башланды, әмма һава температурасы +2, +3 градус, шуңа күрә моны һава бозылу дип тә әйтеп булмый. Быелгы сентябрьне кешеләргә рәхәтлек китерә дип әйтеп була. Атна уртасында Мәскәүдә җылыта башлый, һава температурасы атнаның икенче яртысында +23, +24 градуска җитә", - ди Вильфанд. 

"Сентябрьнең икенче яртысында +23 градус - бу бит фантастика! Һәм шушындый һава торышы якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк", - дип вәгъдә иткән Вильфанд.

Әлегә сентябрьдәге һава торышы күпьеллык нормалардан +8 градуска кадәр җылырак. Бу көньяк-көнбатыштан искән җилләр белән бәйле. 

Метеоролог бу җылытуны "әбиләр чуагы" дип атарга кыенсынган. Аның фикеренчә, "әбиләр чуагы" - ул һава торышы бозылып торганнан соң җылыту. Ә бу яллардагы яңгырларны ул һава торышы бозылу дип атау яклы түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100