Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта һава торышы нинди булачак - синоптиклар фаразы

Августта һава торышы нинди булачак - синоптиклар фаразы

news_top_970_100
Августта һава торышы нинди булачак - синоптиклар фаразы
"Российская газета" Гидрометцентрның озак вакытлы фаразлар бүлеге мөдире Владимир Тищенко белән август аена фаразлар турында сөйләшкән. 

Россиянең Европа өлешендә августта күпьеллык нормаларга якын һава торышы көтелә. Мәскәүдән көньяктарак зонада, Түбән Новгород һәм Казанда салкынрак һава торышы булыр дип көтелә - нормага караганда бер градуска түбәнрәк. Синоптик моны аномалия дип атаган.

Кырымда һәр елдагыча һава торышы көтелә.

Мәскәү өчен уртача температура +16,5 градус (көндез +20-23, төнлә +10-13 градус). Севастопольдә бу +21, 8 градус (көндез +25-28, төнлә +16­-19 градус).

Россиянең Азия өлешендә температура күпьеллык нормалардан югарырак булачак. Уралда, Якутиянең көнчыгышында, Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Магадан өлкәләрендә август җылырак булачак. Красноярск крае, Иркутск, Тывада - киресенчә, түбәнрәк. 

Мурманск, Үзәк федераль округның көньяк-көнчыгышы, Кырымда, Бурятиядә, Хабаровскида, Якутиянең төньягында, Магаданда, Чукоткада яңгырлар азрак булачак. Төньяк көнчыгыш округның көнбатышында, Каспий диңгезе буенда, Идел буе округының көньяк өлешендә, Уралда, Красноярск крае, Якутиянең көньягында яңгырлар күбрәк булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100