Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апрельгә халык сынамышлары: тургай тавыш бирсә – җылыта, кызылтүш җырласа - суыта

Апрель - язның икенче, аеруча кайнап торган чагы. Апрель җитсә - җәй ишек төбендә дигән сүз.

news_top_970_100
Апрельгә халык сынамышлары: тургай тавыш бирсә – җылыта,  кызылтүш җырласа - суыта

1 апрель төне йолдызсыз булса, җылы көннәр җитә.

2 апрель көнне көн җылы булып, кошлар туй итсә, ике атна җылы торыр.

3 апрельдә каен суы мул акса, җәй яңгырлы килер. Бу көнне күк күкрәсә, иген уңар.

4 апрельдә ала каргалар су коенса – тиздән җәй җитә.

5 апрельдә кар эреп бетмичә, беренче тапкыр күк күкрәсә, җәй салкын булыр.

6 апрельдә тургай тавыш бирсә – җылыта, кызылтүш җырласа – суыта.

7 апрельдә түбәләрдә кар эремәсә, кырда да тагын бер ай ятачак.

8 апрельдә нинди һава торышы булса, 8 октябрь дә шундый булачак.

9 апрельдә көндезләрен әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр.

10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болытлар аратына качса – яңгырга.

11 апрельдә болытлар өстә булып, тиз йөзсәләр – көннәр матур торыр.

12 апрельдә кыр казлары биектән очса – җәй яңгырлы, түбәннән очса – коры булыр.

13 апрельдә иртәдән вак яңгыр сибәләсә, җәй яңгырлы килер.

14 апрельдә еракта күк күкрәсә, атна-ун көн җылы, аяз булыр.

15 апрельдә елгалар ташып акса, печәнле ел килә.

16 апрельдә елгаларда боз китмәсә, балыкчылар өчен уңышлы ел түгел.

17 апрельдә болытлар өстә булып, тиз йөзсәләр – көннәр матур торыр.

18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча булса, көннәр утыра.

19 апрельдә җилсез, кояшлы җылы көн була икән – язгы сабан культуралары уңар.

20 апрель төне йолдызлы булса, җиләк һәм гөмбә елы килә.

21 апрель көн кояшлы икән, җәй дә шундый булыр. Көн болытлы булса, җәй дә яңгырлы.

22 апрельдә җил, бәс яки томан күзәтелсә – бар нәрсә дә уңа.

23 апрельдә яшь үрмәкүчләр күрсәгез, җәй ишек төбендә дигән сүз.

24 апрельдә сулар китеп бетмәсә, яз соң килә һәм җәй дә мактанырлык булмый.

25 апрель – таң атканда йолдызлар җемелдәсә, өч көннән яңгыр явар.

26 апрель – бакалар тавыш бирсә, солы чәчәләр.

27 апрель катлы-катлы болытлар тармакланып тарала икән, коры һәм аяз һава торышына ишарә.

28 апрель – берничә көн рәттән көньяктан җил исә икән – яңгырга. Әгәр бал кортлары эш бетереп иртә кайта икән, якын арада җәй җылысы җитәчәк.

29 апрель көнне җил көнбатыштан иссә, яңгырга.

30 апрель – көньяк-көнбатыштан җил исә икән – берничә көнгә сузылган яңгырлар булыр. Әгәр бал кортлары чия куагына кунса, чия уңар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100