Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 июльгә һава торышы һәм ай календаре

5 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
5 июльгә һава торышы һәм ай календаре
5 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм иртән урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән 18 метр тизлектәге кискен җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13º, көндез +17..+22º градус.


5 июль.
Үсеш алучы ай. Ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Сугару, сыек ашламалар сибү һәм яшелчәләр белән бәйле эшләр өчен уңышлы чор түгел. Авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Бу вакытта җыелган дару үләннәренең файдасы бик зур булачак. Җыелган уңышны шундук эшкәртергә кирәк.

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләренә авыруларга һәм корткычларга каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Корыга чыдам чәчәкләр, үрмә чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр утырту, күчереп утырту өчен уңышлы вакыт. Туфракны минераль ашламалар белән эшкәртү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерү өчен уңай вакыт. Җыеп алынган җиләк-җимеш уңышын шундук эшкәртергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100