Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4-5 августка һава торышы һәм ай календаре

4-5 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
4-5 августка һава торышы һәм ай календаре
4 августта Татарстанда  аязучан болытлы һава торышы булачак. Бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12°, көндез +15..+20° градус.

5 августта Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак. Көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка көчле җил исәчәк. Көндез җил тизлеге 18-23 м/с кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9..+14º, көндез +12..+17º, көнчыгыш районнарда +20º градус.

4 август.
Үсеш алучы ай. Ай үлчәү йолдызлыгында. 
Яшелчә бакчасы
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышлы көннәр түгел. Күпьеллык дару үләннәрен бүлгәүләү һәм күчереп утырту өчен уңышлы чор. 

Чәчәк түтәле
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышлы көннәр түгел. Иртә кырау төшүдән саклау өчен дәлия чәчәкләренең төбенә туфрак өеп куярга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышлы көннәр түгел. Кура җиләгенед җимеш биреп бетергән сабакларын кисү. 

5 август.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100