Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28-29 июльгә һава торышы һәм ай календаре

28-29 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
28-29 июльгә һава торышы һәм ай календаре
28 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +13..+18º, көндез +17..+22º градус. 

29 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән 15-18 метр тизлектәге кискен җил исәяәк. Төнлә һава температурасы  +7..+12º, көндез +12..+17º градус.

28 июль.
Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Помидорлар, борыч һәм кыярларның астагы яфракларын йолкырга кирәк. Бакча җиләгенең мыекларын күчереп утыртырга була. Ремонтант бакча җиләгенә ашламалар сибү.

Чәчәк түтәле
Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне кисәргә кирәк. Чәчәк үсентеләре астына коры ашламалар сибеп куярга була. Туфракны йомшарту һәм шытымнарны сирәкләү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Карлыган, крыжовникның карт, хәлсез сабакларын кисәргә кирәк. Җимеш бирә торган агач-куакларга авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. 

29 июль.
Кимүче ай. Ай кысла йолдызлыгында. 
Яшелчә бакчасы
Җимеш бирүдән туктаган бакча җиләкләрен эшкәртергә кирәк. Кыяр, помидорларны бактериаль һәм гөмбәчек авыруларына каршы эшкәртү.

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен бактериаль һәм гөмбәчек авыруларына каршы эшкәртү.

Җиләк-җимеш түтәле
Агач һәм куакларның ботакларын кисү өчен уңышсыз вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100