Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25-26 августка һава торышы һәм ай календаре

25-26 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
25-26 августка һава торышы һәм ай календаре
25 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатыштка үзгәртәчәк; уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +18..+23˚ градус.

26 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җилә исәчәк. Төнлә һава температурасы  +8..+13˚, көндез  +16..+21˚ градус.

25 август.
Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Түтәлләр әзерләргә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Тамыразыкларның орлыкларын җыярга кирәк.

Чәчәк түтәле
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Түтәлләр әзерләргә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне кисәргә була. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Җимеш куакларының ботакларын кисәргә кирәк. Озак вакыт саклау өчен уңыш җыярга була. 

26 август.
Кимүче ай. Ай кысла йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Тамыразыклар уңышын җыю. Җимеш биреп бетергән бакча җиләге куакларын эшкәртергә кирәк. 

Чәчәк түтәле
Туфракны йомшартырга, компост чәчәргә кирәк. Кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны казу һәм йомшарту. Консервацияләү өчен сырганак, кара миләш җимешләрен җыярга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100