Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

21-22 июльгә һава торышы һәм ай календаре

21-22 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
21-22 июльгә һава торышы һәм ай календаре
21 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән яшен булачак. Көнбатыштан талгын җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +13..+18°, көндез +21..+26° градус.

22 июльдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак, яшен булачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +11..+16°, көндез +19..+24° градус.


21 июль.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Яшелчәләрнең тамырларына ашламалар сибәргә кирәк. Яшелчә тозлау өчен уңышлы вакыт.

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен сугару һәм ашлау. Берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрне ашларга була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы
Бернинди үсентеләрне, шытымнарны йолкырга, кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Җимеш агачларын ашларга кирәк. 

22 июль.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Кыяр, ташкабак һәм помидорның карт, саргайган яфракларын кисәргә кирәк. Яшелчәләргә ашламалар сибәргә була. Кәбестә кортына, кыярдагы пәрәвез талпанына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Бу вакытта җыеп алынган яшелчәләр яхшы сакланачак. 

Чәчәк түтәле
Ашламалар сибәргә кирәк. Үсемлекләрнең яфракларын кисәргә һәм йолкырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирә торган культураларны ашларга була. Агач-куакларга теләгә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Кура җиләге ботакларының өске өлешен кисәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100