Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 июльгә һава торышы һәм ай календаре

20 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
20 июльгә һава торышы һәм ай календаре
20 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез урыны белән яңгыр явачак, яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +12..+17°, көндез +23..+28° градус. 


20 июль.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында. 
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Яшелчәләрнең тамырларына ашламалар сибәргә кирәк. Яшелчә тозлау өчен уңышлы вакыт. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен сугару һәм ашлау. Берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрне ашларга була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утырту. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Бернинди үсентеләрне, шытымнарны йолкырга, кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару һәм ашлау. Җимеш агачларын ашларга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100